Рекламный баннер 728x90px main1
1874нче елның 9нчы октябрендә Бөтендөнья почта оешмасы (БПО) төзелә. 1969нчы елда Токиода узган ХVI Конгресста бу көнне почта көне итеп бәйрәм итү хакында карар кабул ителә.
Мәгълүмат, аралашу чарасы булып барыбызның эшендә, тормышында интернет, компьютер, кәрәзле телефон хакимлек итә башласа да, халкыбыз гадәти почта хезмәтеннән башка яши алмый әле. Хәзерге буынга, киләчәк заманга яраклашып аның төрләре арта, кызыклыракка әйләнә. Почта хезмәте аша халкыбыз газета-журнал, хат, посылка, бандероль, телеграмма ала яки җибәрә, түләү счетлары алып газга, электр энергиясенә, телефонга, коммуналь хезмәт түләүләрен башкара. Шулай ук пенсияләр, пособие, субсидияләрнең барысы да диярлек, кредит, налог, ГИБДД штрафлары һәм башка түләүләрнең күпчелеге почта, почтальоннар аша башкарыла.
Ләшәү Тамак авыл китапханәсендә "Безгә вакытлы матбугат килде" дип исемләнгән белешмә библиографик күзәтү үткәрелде.
Рекламный баннер 728x90px main2