Рекламный баннер 990x90px header-top
84.34
95.87
Рекламный баннер 728x90px center-top

"Милли кием-халкымның күңел көзгесе"

"Милли кием-халкымның күңел көзгесе"
Гомер узган , тула оек белән чабата да тузган.Әмма халкыбыз мирасына булган мәхәббәт йөрәкләребездә саклана.Музейларда гына сакланса да , көнкүреш әйберләре, милли киемнәр, бизәнү- төзәнү әйберләре халкыбызның мактанычы ,горурлыгы. Әйе бик матур шул.Татар халкының киемнәре дә, йөзләре дә, хезмәт җимешләре дә матур,күркәм күңел сыйфатлары чагыла аларда. Халкыбыз нинди генә авырлыкларны үз җилкәсе белән татыса да ,ул һәрвакыт матурлыкка омтылып яшәгән.
Х.Әхмәтшин исемендәге тарихны саклау музее хезмәткәрләре милли киемнәр белән якыннан таныштыру,татар халкының милли киемнәрен хөрмәтләү үсеп килүче яшь буынның зиһенен баету ,дөньяга карашларын ,тел байлыкларын , белемнәрен үстерү,тарихыбызны тагын да якынырак аңларга ярдәм итү максатыннан Елховой урта мәктәбенең 9 сыйныф укычлары белән "Милли кием-халкымның күңел көзгесе" исемле чара үткәрде .Чара барышында укучылар музей фондларында сакланучы төрле милләт халкының киемнәре,һәр халыкның узенә генә хас милли бизәкләре, кызыклы тарихлары белән таныштылар.
45729
Рекламный баннер 728x90px center-bottom
Поделитесь новостями с жителями города
Если Вы стали свидетелем аварии, пожара, необычного погодного явления, провала дороги или прорыва теплотрассы, сообщите об этом в ленте народных новостей. Загружайте фотографии через специальную форму.
Рекламный баннер 200x200px sidebar-right
Рекламный баннер 200x200px sidebar-right