Рекламный баннер 990x90px header-top
84.34
95.87
Рекламный баннер 728x90px center-top

Балалар, сугыш һәм мәктәп.

Балалар, сугыш һәм мәктәп.
Хәлиулла Әхмәтшин исемендәге Елхово авылы тарихы музее хезмәткәрләре Елховой урта мәктәбенең тугызынчы - унынчы сыйныф укучыларына «Балалар, сугыш һәм мәктәп»исемеле музей дәресе үткәрде. Укучылар зур кызыксыну белән авыл мәктәбенең тарихы белән таныштылар.Чара барышында укучылар шул чорда мәктәп директоры булып эшләгән Ризаэтдин Шамгуновның Бөек Ватан сугышы башлануга фронтка үз теләге белән язылуын һәм авылдашларына лаеклы үрнәк күрсәтеп китүен,татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гобәева Зәйнәбнең кулъязмаларын куларына алып горурлык белән укыдылар. Аның шигырьләрендә сугышның балаларга, шулай ук олыларга – ачлык, салкынлык,курку белән ябырылуы тасвирлануын белделәр.
Музейга нигез салучы Хәлиулла Әхмәтшин рәсемнәре аша, укучыларга сугыш чоры балаларының иске кыршылган кием һәм чабата киеп, мәктәпкә йөрүләре, шулай ук әлеге авыр вакытларда колхозда балалар һәм яшүсмерләрнең ярдәме кирәк икәнен җентекләп сөйләнде, чөнки күп кенә ир-атлар сугышка алынган, авылларда нигездә хатын-кызлар, балалар һәм картлар калган. Илебез тарихында иң авыр еллар башланса да, уку ул уку,ачлы-туклы, йокысы туймаган балалар кыр эшләреннән соң яңадан-кабат мәктәпкә килеп белем алырга тырышканнар.
45729
Рекламный баннер 728x90px center-bottom
Поделитесь новостями с жителями города
Если Вы стали свидетелем аварии, пожара, необычного погодного явления, провала дороги или прорыва теплотрассы, сообщите об этом в ленте народных новостей. Загружайте фотографии через специальную форму.
Рекламный баннер 200x200px sidebar-right
Рекламный баннер 200x200px sidebar-right