Рекламный баннер 990x90px header-top
84.34
95.87
Рекламный баннер 728x90px center-top

Сугыш безне тол, ә балаларыбызны ятим итте.

Сугыш безне тол, ә балаларыбызны ятим итте.
Бөек Җиңүнең 80 еллык юбилее уңаеннан Хәлиулла Әхмәтшин исемендәге Елховой авыл тарихы музеенда Бөек Ватан сугышы чорларында Елховой һәм Түбән Абдул авылларындагы тол калган әниләрнең якты истәлекләре саклана. Шулар белән сезне дә таныштырып үтәсебез килә.Чөнки алар кадерле яракткан ирләрен, улларын сугышка озатып, авыл һәм колхоздагы бөтен авырлыкны үз җилкәләренә салып ,кулларында дүртәр - бишәр бала белән тол калып, ачлы - туклы килеш.бернинди авырлыклар алдында баш ими - тормыш йөген тарткан хатын -кызлар.Менә шуларның берсе Закирова Зөһрә Хәбибулла кызын.сезгә тәгъдим итәбез.Мин, Закирова Зөһрә Хәбибулла кызы, 1909 нчы елда Беренчемай районы(хәзерге Әлмәт районы) Иске Багряҗ-Елховой авылында тудым. 3 сыйныф белемем бар. 1929 елда Закиров Ләбип Гыйззатулла улына кияүгә чыктым. 1931 елда колхозга эшкә кердем. Яхшы гына яшәп килгәндә Бөек Ватан сугышы башланды. Бу 1941 елның 22 нче июне иде.Ирләрне сугышка алдылар.Минем ирем 1941 елның августында сугышка китте.1942 нче елның март аенда Сталинград сугышында һәлак булды. Дүрт баламны кочаклап ятим калдым. Без бернәрсәдән дә курыкмадык.Барлык авылдаш хатын- кызлар бергә берләшеп, кара кайгыларыбызны эчләребезгә йотып,ачлы – туклы килеш, салкын кышларда да , эссе җәйләрдә дә авыр ирләр эшен башкардык.Колхозга урманнан агач кистек, җир сөрдек,икмәк үстердек.Тизрәк җиңү килсен өчен бөтен көчебезне куйдык. Сугыштан соңгы елларда да мин колхозда эшләдем.1968 елда пенсиягә чыктым.Сугыш кирәкми безгә! Кабат сугышлар булмасын иде!Балаларыбыз да , оныкларыбыз да берседә сугыш михнәтләрен күрмәсеннәр иде!
45729
Рекламный баннер 728x90px center-bottom
Поделитесь новостями с жителями города
Если Вы стали свидетелем аварии, пожара, необычного погодного явления, провала дороги или прорыва теплотрассы, сообщите об этом в ленте народных новостей. Загружайте фотографии через специальную форму.
Рекламный баннер 200x200px sidebar-right
Рекламный баннер 200x200px sidebar-right