Рекламный баннер 990x90px header-top
84.91
96.89
Рекламный баннер 728x90px center-top

Музейда күргәзмәне тәкъдир итү кичәсе булып узды.

Музейда күргәзмәне тәкъдир итү кичәсе булып узды.
Дөньяда ислам дине дип аталган дин бар.Ул дин буенча безнең борынгы бабаларыбыз яшәгән, ул буыннан - буынга күчеп безнең көннәргә һәтле килеп җиткән.Ислам дине безнең борынгы бабаларыбыз яшәгән Болгар җиренә 922 елда килеп ирешкән, аның килеп чыгышы турындагы тарихны үзләштерү әлегәчә галимнәр тарафыннан дәвам итә, ул төгәлләнмәгән. Әмма барыннан да бигрәк шунысы мөһим — безнең ата-бабаларыбыз ислам диненең чыннан да әхлаклы, тәрбияви, гадел һәм хак дин булуын аңлап, аны үз теләкләре һәм ихтыярлары белән кабул иткән. Баланы ислам дине кануннарына, һичьюгы, гореф-гадәтләренә җәлеп итүне бәләкәйдән, бала дөнья белән кызыксына башлаган вакыттан башларга кирәк, ә моның өчен аны тәрбия кылучы ата – ана үзе гыйлемле булырга тиеш. Үзе укытучы, эретеп ябыштыручы, трамвай яки тралейбус йөртүче булсын, ә күңелендә ул ислам кануннарын танып - белеп аның белән яшәсә, ул бәндәгә дөнья көтәргә, баласын дөрес итеп тәрбия кылырга,баласы кыек юлга кереп китүдән куркмыйча яшәргә ышаныч һәм җиңеллек бирер иде. Һәр татар кешесе үзенең кыйбласын таба белергә тиеш.Әгәр кеше динен сакласа аның ана теле дә сакланачак.
Елховой һәм Түбән Абдул авылларына килеп утырып ана нигез салган борынгы бабаларыбыз бик тырышып шушы динне тоткан. Бу ике авылда ул вакытта да биш мәчет эшләгән, бүгенге көндә дә биш мәчет эшләп килә. Изге Рамазан айларында бу мәчетләрнең ишекләре гомүмән ябылып тормый. Биш мәчеттә дә гыйбәдәт кылалар, ә өчесендә 100 кешедән дә ким булмаган халык белән ифтар мәҗлесләре үтә.Шулай ук мәчетләрдә элек – электән дин дәресләре алып барганнар. Бу турыда без Хәлиулла Әхмәтшин исемендәге Елховой авыл тарихы музеее фондларында сакланган документлар һәм тарихи мәгълүматләргә таянып әйтә алабыз. Музейның күргәзмәләр залында “ Иманлы булыйк” исеме астында оештырылган күргәзмәне тәкъдир итү булды.Бу чарада катнашучылар ислам диненең әхлаклы бала тәрбияләүдә нинди зур һәм мөхим урын тотуы турында ишеттеләр. Борынгы ата - бабаларыбызның китаплары, шамаилләр җыелмасы һәм башка бик күп төрле дингә кагылышлы экспонатлар белән таныштылар.Килүчеләр үзләре дә буш кул белән килмәгәннәр иде, Елховой авыл клубы мөдире Исмагилова Сиринә музейга 1970 елларга караган шамаиль бүләк итте, шул рәвешле шамаилләр җыелмасын тагы бер санга арттырды.
45738
Рекламный баннер 728x90px center-bottom
Поделитесь новостями с жителями города
Если Вы стали свидетелем аварии, пожара, необычного погодного явления, провала дороги или прорыва теплотрассы, сообщите об этом в ленте народных новостей. Загружайте фотографии через специальную форму.
Рекламный баннер 200x200px sidebar-right
Рекламный баннер 200x200px sidebar-right