11:45 10.03.2025 16+
Бөек Җиңүнең 80 еллык юбилее уңаеннан Хәлиулла Әхмәтшин исемендәге Елховой авыл тарихы музеенда Бөек Ватан сугышы чорларында Елховой һәм Түбән Абдул авылларындагы тол калган әниләрнең якты истәлекләре саклана. Шулар белән сезне дә таныштырып үтәсебез килә.Чөнки алар кадерле яракткан ирләрен, улларын сугышка озатып, авыл һәм колхоздагы бөтен авырлыкны үз җилкәләренә салып ,кулларында дүртәр - бишәр бала белән тол калып, ачлы - туклы килеш.бернинди авырлыклар алдында баш ими - тормыш йөген тарткан хатын -кызлар.Менә шуларның берсе Зиганшина Тәбсирә Нургата кызы сезгә тәгъдим итәбез
Зиганшина Тәбсирә Нургата кызы 1922 нче елның 1 маенда Әлмәт районы Иске Баграҗ –Елховой авылында туган.Сугыш башланганда аңа бары 19 яшь була.Сугыш башланганның беренче көненнән авылда ыгы- зыгы башланып китә.
-Көтелмәгән авыр хәбәр башка таш белән орган кебек булды - ди Тәбсирә әби.Бер мәлгә авыл халкы ни эшләргә белми аптырап калды, ә ир – атлар кемнәрнең яше җиткән, барсыда Ватанны сакларга дип фронтка әзерләнә башлады. Хатын – кызлар йомшак бит, сиздерми генә гел яулык чите белән күз яшләрен сөртәләр, балаларга да – иргә дә күрсәтергә ярамый, аларның көче кимемәсен янәсе.Минем тормыш иптәшем Зиганшин Вафа да, барлык авылдашлар белән бергә, 1941 нче елның җәй аенда, сугышка чыгып китте.Без әле өйләнешеп озак та тормаган идек, күрәсең шулай язган булгандыр. Авыр, бик авыр булды яраткан кешеңне сугыш кырларына озату.Ирләребезне озаткач хатын кызлар, барыбызда җиң сызганып эшкә тотындык. Кемдер колхоз кырында, кемдер фермада, кайбер хатын кызлар тракторга менеп руль артына утырдылар. Мин балам туганчы колхоз кырларында, чәчүгә дә , утауга да, урып – җыюга да йөрдем. Минем балам туган көннең икенче көнендә, ирем сгыш кырында батырларча хәлак була. 1942 елның февраль аенда миңа кара пичәтле хат китереп тоттырдылар. Кулымда шундый хат булса да, күңелем бу авыр кайгыны кабул итмәде. Мин аны ераккарак алып куеп, кулымдагы баламны катырак кысып кочакладым да, дошманнан үч алу теләге белән фермага эшкә киттем. Хәзер инде бөтен уй , теләк һәм хыял дошманны җиңү, һәм шушы җиңүдә үземнең дә катнашасы килү теләге мине гел алга этәрде. Сугыш беткәнче алны – ялны белми эшләдек.Язгы ташу вакытында 35 км. Ераклыктагы авыллардан җәяүләп чәчүлек өчен орлык алып кайта идек.Тракторлар бик тиз ватыла, төзәтергә ир – ат кулы юк, андый вакытларда без, хатын –кызлар кулларыбызга көрәк алып, басуга чәчүлек җирләрен казырга чыга идек.
Сугыш беткәч авылга җиңү белән берәм – берәм авылдашлар кайта башлады.Мин дә күңелем белән гел баламның атасын көттем. Ә бәлки үлмәгәндер, бәлки миңа хатны дурес язмаганнардыр, анда бит сугышчылар бик күп, барсын да кайдан белеп бетерсеннәр дигән уй гел башымда торды.Әле 1947 – 1948 елларда да сугыштан исән – имин кайтып керүчеләр булды. Минем иң кадерле, яраткан кешем генә шул китүеннән кире кайтмады.
45728