Рекламный баннер 990x90px header-top
80.07
91.96
Рекламный баннер 728x90px center-top

Зөләйха гөбедә май яза. Сөяннән ясалган шома, хуш исле гөбесен ике тезе арасына кыстырган да атлавычын бер җайга гына аслы-өсле йөртә.

Зөләйха гөбедә май яза. Сөяннән ясалган шома, хуш исле гөбесен ике тезе арасына кыстырган да атлавычын бер җайга гына аслы-өсле йөртә, атлавыч лыпырдап аска төшеп киткәндә бер-ике тамчы сөт анын битенә килеп куна...

...Атлавыч эшкә күнеккән кулларда җитез йөри, бер тешә, бер менә, ап-ак гөбе селкенергә дә өлгерми кала,бисмилласын әйтеп тотынгач, буыннары языла, бүтән чакта сызлаган кулбашлары, бил, терсәкләр оны­тыла, Зөләйха машина кебек эшли дә эшли.

Гөбедә аска-өскә йөргән атлавычның тавышы тоныклана, сөт бер чаклы куера да кинәт сыеклана, борынга әче әйрән исе бөркелә, май төшә. Өйалдыннан елтыр бүксәле, озын муенлы кринкене алып кереп, әйрәнне шуңа агызгач, Зөләйха эшнең олысына, тантаналысына тотына. Әйрәннән бушаган гөбегә сап-салкын чишмә суы тутыра, гөбене су белән чайкатып, сап-сары, хуш исле майны учлап-учлап алып йомарламнарга тәгәрәтә. Мае дүрт йомарлам булды, сыердан уңдылар, сөте куе, кайнатып суытсаң ике бармак калынлыгы каймак утыра. Гел-гел кайната гына алмыйлар, налоглары түләнеп бетмәгән, заем акчасын да май саткач илтеп бирәсе, йон тапшырмаган, күкәй, и-и, дүрт имчәккә карт белән карчык кына ябышып ятмыйлар, тагын әллә кемнәр, әллә ниләр килеп тоташкан әле аңа. Aлай да каймаклы сөттән өзелми Зөләйха, бер чүлмәкне базның иң суык җирендә тота, белмәссең, берәрсе кайтып керәсе булса...

Аяз Гыйләҗев "Яра"

48983
Рекламный баннер 728x90px center-bottom
Поделитесь новостями с жителями города
Если Вы стали свидетелем аварии, пожара, необычного погодного явления, провала дороги или прорыва теплотрассы, сообщите об этом в ленте народных новостей. Загружайте фотографии через специальную форму.
Рекламный баннер 200x200px sidebar-right
Рекламный баннер 200x200px sidebar-right