Рекламный баннер 990x90px header-top
84.34
95.87
Рекламный баннер 728x90px center-top

ГАИЛӘ УЧАГЫНЫҢ ҖЫЛЫСЫ

ГАИЛӘ УЧАГЫНЫҢ ҖЫЛЫСЫ.
Сания Әхмәтҗанова шигыре

Сер бирмичә дөнья барышына,
Карамыйча һава торышына,
Җыелышыйк гаилә җылысына,
Көч өстәргә гомер агышына.

Гаиләм, диеп типсен һәрбер йөрәк,
Гаилә – ныклы ышаныч һәм терәк.
Чын сөюнең тәмен татыр өчен,
Һәркемгә дә гаилә назы кирәк!

Дәвамына әдәп күчә килгән
Сабыр хатын-кыздан, гадел ирдән.
Өлкәннәргә урын бирсәк түрдән,
Гаилә булыр тату, булыр бердәм.

Кан-кардәшлек – түгел гади сәбәп,
Туганлыкны саклау – изге гадәт.
Күңелләрне күңелләргә бәйләп,
Гаилә учаклары торсын әйдәп.

Гаиләм, диеп типсен һәрбер йөрәк,
Гаилә – ныклы ышаныч һәм терәк.
Чын бәхетнең тәмен татыр өчен,
Һәркемгә дә үз гаиләсе кирәк!

15 май- Халыкара гаилә көне.
ГАИЛӘ-ул дөньяда яшәүче парларга бердәнбер, кабатланмый торган ышаныч, терәк урыны.
Гаилә көне уңаеннан Югары Чыршылы авылы китапханәсе мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә "Гаиләм учагы" исеме астында балалар белән җанлы сөйләшү ,аралашу уткәрделәр. Әңгәмә барышында һәр катнашучы бала үз гаиләләрендә бәйрәмнәрне ничек уздырулары турында сөйләделәр, кызык мәлләрне искә төшерделар.
#СармановскиймуниципальныйрайонРТ
#Сармановскаяцентрализованнаябиблиотека
#Верхнечершилинскаясельскаябиблиотека
#Годзащитниковотечества
#Деньсемьи
50
Рекламный баннер 728x90px center-bottom
Поделитесь новостями с жителями города
Если Вы стали свидетелем аварии, пожара, необычного погодного явления, провала дороги или прорыва теплотрассы, сообщите об этом в ленте народных новостей. Загружайте фотографии через специальную форму.
Рекламный баннер 200x200px sidebar-right
Рекламный баннер 200x200px sidebar-right