Рекламный баннер 990x90px header-top
84.34
95.87
Рекламный баннер 728x90px center-top

Сарман үзәк китапханәсе ТР мәдәният министрлыгының муниципаль мәдәният учреждениеляренең иҗат коллективлары проектлары конкурсында «Китапханә калейдоскобы»...

Сарман үзәк китапханәсе ТР мәдәният министрлыгының муниципаль мәдәният учреждениеляренең иҗат коллективлары проектлары конкурсында «Китапханә калейдоскобы» (“Библиотечный калейдоскоп” ) проекты белән җиңү яулаган иде. Сарманның үзәк ял паркында шушы проект гамәлгә ашырылды.
Бәйрәмдә өч мәйданчык эшләде. Беренчесендә бәйрәм кунаклары китап күргәзмәләре белән танышты, “Җәйге китапханә” , “Ачык микрофон”, “Китапханәгә языл һәм бүләк ал”акциясендә катнаштылар.
Икенче мәйданчык нәни китап укучыларыбыз өчен әзерләнгән иде. Әкият геройларының мавыктыргыч сәяхәтен тамаша кылгач, балалар берсен-берсе уздыра –уздыра ярышларда катнаштылар, викторина сорауларына җаваплар эзләделәр, бүләкләр алдылар. Театральләштерелгән тамаша һәм төрле кызыклы уеннар балаларга бик ошады
Өченче мәйданчыкта зурлар көч сынашты. Китап укычыларыбыз уеннарда катнашып, җитезлекләрен сынап карадылар. Уеннар кече Сабантуйны хәтерләтте.
Бәйрәмебездә катнашкан барлык китап укучыларыбызга һәм чараны оештырырга үз өлешен керткән һәркемгә ихлас рәхмәт сүзләрен җиткерәбез. Саулык-сәламәтлек, иҗади уңышлар, яңа казанышлар теләп калабыз.
22
Рекламный баннер 728x90px center-bottom
Поделитесь новостями с жителями города
Если Вы стали свидетелем аварии, пожара, необычного погодного явления, провала дороги или прорыва теплотрассы, сообщите об этом в ленте народных новостей. Загружайте фотографии через специальную форму.
Рекламный баннер 200x200px sidebar-right
Рекламный баннер 200x200px sidebar-right