Сарманның Үзәк ял паркында «Әти көне» ярышларының муниципаль этабы үткәрелде. Катнашучылар төрле ярышларда көч сынаштылар. Китапханә исеменнән чыгыш ясаган, Күтәмәле авылының актив китап укучылары әтиле-уллы Салават һәм Йосыф Нәгыймуллиннар уеннарда сынатмадылар, гомуми нәтиҗәләр буенча өченче урынга лаек булдылар. Җиңүчеләрне чын күңелдән котлыйбыз!
Оставить сообщение: