Сарман Үзәк китапханәсендә татар язучысы, Г.Тукай исемендәге дәүләт бүләге иясе Мәдинә Маликованың 90 яшьлек юбилее уңаеннан «Затлы каләм иясе» дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Укучыларыбыз аның «Шәфкать», «Югалган якутлар», «Фидая», «Көмеш билбау», «Кызыл гөл», «Арыш тәме», «Юкә чәчәк аткан чак иде», «Чәчкә балы» романнарын һәрвакыт яратып укыйлар. Мәдинә Маликова татар әдәбияты тарихында хатын – кыз язучылардан беренче булып роман язды. Ул һәрвакыт тел, әдәбият сагында. 23 ел «Азат хатын» журналында эшләде. Мәдинә ханым 3 дистәдән артык китап авторы.
Оставить сообщение: