Активный читатель Рангазарской сельской библиотеки Сармановского района РТ,ученица 5 класса Гисматуллина Камиля Маратовна принимает участие в Республиканской акции "День...
Активный читатель Рангазарской сельской библиотеки Сармановского района РТ,ученица 5 класса Гисматуллина Камиля Маратовна принимает участие в Республиканской акции "День бабушки и дедушки". Организатор акции - Государственное бюджетное учреждение"Ресурсный центр внедрения инноваций и сохранения традиций в сфере культуры Республики Татарстан
(ГБУ "Таткультресурсцентр").
Мин – бәхетле кеше, чөнки балачагым әби-бабайлар җылысын тоеп, авылда, иркен җирдә, табигать кочагында уза. Авыл җиренең иркенлеге, әби-бабайлар тәрбиясе – балачакның иң кадерле мизгелләре.
1 октябрь – Өлкәннәр көне уңаеннан, кадерле әби-бабайларымны искә төшереп, иң якты хатирәләремне яңартасым килә. Бәләкәй чакта мине бабам гел үзе белән йөртә иде: сыер артыннан көтүгә дә, дусларына кунакка да, тәмлүшкәләр артыннан кибеткә дә без гел бергә бара идек.Авылның барлык әбиләре-бабалары мине ерактан ук таныйлар иде, куллар биреп, алар белән ихлас исәнләшеп китә идек. Шундый рәхәт, гамьсез чаклар! Эх, кайтасы иде шул чакларга, дип җырлый бит әле Салават абый.Кызганычка каршы, Мизхәт бабай инде вафат. Быел ноябрь аенда аның мәңгелек йортка күчүенә дүрт ел була.Бабамның якты истәлеге безнең йөрәкләрдә мәңгегә калды. Туганнар белән еш кына фотосурәтләр карап, җылы итеп аны искә алабыз,бик нык сагынабыз. Мизхәт бабайның тормыш иптәше, ягъни безнең яраткан әбиебез – Гөлбану әби. Әбекәебез – безнең өчен таяныч ноктасы, йөрәк җылысы, акыллы киңәшчебез, уңган-булган, якын кешебез. Аллага шөкер, быел 1 сентябрь көнне ул 76 яшен тутырды. Алдагы көннәрдә дә озак-озак, сау-сәламәт, бәхетле гомер кичерергә язсын әбекәемә!
Әнием ягыннан икенче әбием һәм бабаем турында язмыйча мөмкин түгел. Булат бабай белән Нурсия әби безнең өчен икенче якты дөньябыз, җылы оябыз булды. Алар да безне кечкенәдән яратып, назлап, җылы кочакларына алып үстерделәр. Нурсия әбинең тәмле кыстыбыйлары, Булат бабай белән көтү көткән маҗаралы чакларны бүген дә сагынып искә алабыз. Аларның безгә биргән белемнәре, тормыш сабаклары, киңәшләре һәрвакыт күңелебездә сакланыр. Кызганычка каршы, Булат бабаебыз да вафат. Быел вафат булуына биш ел тула. Аның да якты рухын сагынып искә алабыз. Шуңа күрә, һәрвакыт истә тотыгыз бу гыйбрәтле сүзләрне: «Исәннәрнең кадерен бел, үлгәннәрнең каберен бел».
Әби-бабайлар – безнең тормыш тамырларыбыз, гаилә учагының җылысы. Барлык өлкәннәребезгә дә ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, хәерле, озын гомер телибез! Сез – безнең өчен иң кадерле хәзинә, без сезне чиксез яратабыз һәм хөрмәт итәбез! Һәрвакыт шулай ягымлы, көләч йөзле һәм илһамлы булып калыгыз!
Если Вы стали свидетелем аварии, пожара, необычного погодного явления, провала дороги или прорыва теплотрассы, сообщите об этом в ленте народных новостей. Загружайте фотографии через специальную форму.
Добавление новости
Рекламный баннер 200x200px sidebar-right
Рекламный баннер 200x200px sidebar-right
Для повышения удобства сайта мы используем cookies (подробнее).
К сайту подключены сервисы Yandex.Metrika, LiveInternet, top.mail.ru, которые также используют файлы cookies (подробнее).