Рекламный баннер 990x90px header-top
84.34
95.87
Рекламный баннер 728x90px center-top

31 елдан соң фотоны кабатлау

31 елдан соң фотоны кабатлау.
8 нче октябрь көнне Кичүчат урта мәктәбендә гомернең күңелле мизгелләре, тарихны кабат әйләндереп, мәктәп директоры Талипова Нәркәс Мөкатдәс кызы 1994 елгы төшерелгән фотодагы укытучыларны күңелле очрашуга чакырды.
...Очрашу... Истәлекләр... Кичерешләр. Күпме кар эрегән, күпме су аккан. Кояш баеган, ай күзләгән , йокламый дәфтәр тикшереп утырган укытучы.
Күңелле истәлекләрне бер-берсен бүлдереп, янып, көеп , искә төшереп, рәхәт итеп әңгәмә корып утырды мөгалимнәр. Вакыт узу белән истәлекләр яңара, күңелле чаклар искә төшә. Һәрберсенең сүзе тыңлана, хуплана, азагы тагын да күңелле дәвам ителә.
Укытучы. Нинди мәртәбәле исем. Укучыларның, әти -әниләрнең күңелендә мәңге истә кала аның сабырлыгы, үткенлеге, борчылуы, ярдәмләшүе. Әлеге һөнәр ияләре сабыр да, җитди дә, мәңге яшьләр. Чөнки күңелләре мәңге изге аларның.
25
Рекламный баннер 728x90px center-bottom
Поделитесь новостями с жителями города
Если Вы стали свидетелем аварии, пожара, необычного погодного явления, провала дороги или прорыва теплотрассы, сообщите об этом в ленте народных новостей. Загружайте фотографии через специальную форму.
Рекламный баннер 200x200px sidebar-right
Рекламный баннер 200x200px sidebar-right