Лениногорск районы Түбән Чыршылы авылы белән Әлмәт районы Кичүчат авылы арасын чакрымнар түгел, ә тарих бәйли. Түбән Чыршылы авылыннан килен дә алганнар, шунда кияүгә дә чыкканнар.
Хәзерге вакытта да ике авыл арасын бәйләп торырга тырышабыз. Ризаэддин Фәхреддин гыйлем алган авылның балалары белән очрашу үткәрү бик кызыклы булды. Укучы балалар викторина вакытында белемнәрен сынадылар. Бик актив сорауларга җавап биргән балалар арасында 4 сыйныф укучысы Илсөя суперприз иясе булды. Мәктәпнең җитәкчесе Гөлия Камиловнага, укытучылар коллективына рәхмәтләребезне җиткерәбез.
Кунак ашы кара-каршы, үзегезне дә музейда көтеп калабыз.
МБОУ “Нижнечершилинская ООШ”