Рекламный баннер 990x90px header-top
84.34
95.87
Рекламный баннер 728x90px center-top

9 нчы декабрьдә татар шагыйре, ХХ гасырның классигы Хәсән Туфанның тууына 125 ел тулды

9 нчы декабрьдә татар шагыйре, ХХ гасырның классигы Хәсән Туфанның тууына 125 ел тулды. Шул уңайдан Чукмарлы авыл китапханәсендә күргәзмә оештырылды. Ул шагыйрьнең иҗатына Һәм катлаулы язмышына багышланган. Экспозиция китап укучыларны Хәсән Туфан тормышыннан кызыклы фактлар белән таныштыра. Туфанның иҗади поэзиясе татар әдәбиятында тулы бер этап булып тора, ул шәхес өчен туган телнең әһәмияте, дөньяга бөек кешеләр биргән татарларның бай мәдәни мирасы турында яза. Ул гаделсез рәвештә «халык дошманы» дип игълан ителүгә һәм сөргенне дә кертеп репрессияләргә дучар булуга карамастан, шагыйрь исән кала һәм туган иленә 1957 елда гына кайта ала.
Хәсән Туфан, тормыш һәм иҗат юлында нинди генә каршылыкларга очрамасын, бервакытта да туган җиренә, халкына һәм поэзиягә булган тирән ышанычын югалтмый. Аның халык әдәбиятына нигезләнгән иҗаты, татар классик поэзиясенең традицияләрен алга таба үстереп һәм киңәйтеп, үзенә бер шигъри дөнья булып формалаша. Ул татар шигырен яңа эчтәлек, яңа ачышлар, яңа үрнәкләре белән баета.
Совет әдәбиятын үстерүдәге хезмәтләре өчен Хәсән Туфан ике тапкыр Хезмәт Кызыл Байрагы ордены (1970, 1980) белән бүләкләнә, ә «Сайланма әсәрләр» (Казан, 1964) китабы өчен ул 1966 елда Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була.
Ул 1981 елның 10 июнендә Казанда вафат була, Яңа бистә зиратында җирләнә. Хәсән Туфан - 1934 елдан СССР Язучылар берлеге әгъзасы.
#Сармановскиймуниципальныйрайон
#Cармановскаяцентрализованнаябиблиотека
#Чукмарлинскаясельскаябиблиотека
#годзащитниковотечества
#ХәсәнТуфан_125ел
22
Рекламный баннер 728x90px center-bottom
Поделитесь новостями с жителями города
Если Вы стали свидетелем аварии, пожара, необычного погодного явления, провала дороги или прорыва теплотрассы, сообщите об этом в ленте народных новостей. Загружайте фотографии через специальную форму.
Рекламный баннер 200x200px sidebar-right
Рекламный баннер 200x200px sidebar-right