Рекламный баннер 990x90px header-top
84.34
95.87
Рекламный баннер 728x90px center-top

Казан шәһәрендә 33 нче "Әдәби марафон" проектында катнашучыларны бүләкләү тантанасы

Казан шәһәрендә 33 нче "Әдәби марафон" проектында катнашучыларны бүләкләү тантанасы.
10 нчы декабрь 2025 нче ел.
Тагын бер ел үзенең соңгы көннәрен исәп тота. Кыш ае керсә дә, карның җирне түшәп, агартып, пакьләп, назлап, иркәләп чорнап алганы юк, әле! Нишлисең, елы елга туры килми шул. Әлеге моңсу да, ниндидер сәер дә көннәрне бизәп, #әдәбимарафончылар, әдәбият сөючеләр, башкалабыз Казанда 33 нче #әдәбимарафонның йомгаклау-финал тантанасында катнашты.
Китап уку, белем өстәү халкыбызда элек-электән хупланган. Чөнки китап уку кешенең тел байлыгын арттыра, күңел күзен ача, күңелен йомшарта һәм тормыш биргән матурлык, нигьмәтнең ямен, тәмен тоярга өйрәтә. Гаилә бердәмлеге ныгый, китап укырга әби-бабай, әти-әни, әби-бабай, бала-оныклар тартыла. Бердәмлек, тарих чылбыры тоташа.
Үзеңә максат куеп, 21 көн эчендә китап барлап, хисләр яңартып чыгасың. Үткәннәрне барлыйсың, мәктәп елларын искә төшерәсең. Өр-яңадан яшьлек дөньясына чумып, татлы мизгелләрдә чалкан ятып йөзәсең.
Максат кую, гадәт формалаштыру әлеге көннәрдә ирешелә. Ә укыганыңны гаилә белән аралашсаң, дәрескә килеп сөйләсәң, бу инде нәтиҗәң уңышлы булуы хагында сөйли.
Елына дүрт мәртәбә, өч айга бер үтә әлеге марафон. Өч ай эчендә китап сөючеләр фикер туплап яңа марафонга әзерләнә. Китапханәгә бара, бер-берсеннән китап алып тора. Булган китапларын барлый. Без, инде күптән марафонда катнашучылар, өебездә исемле, тамгалы китаплар да әллә ничаклы. Автор үз кулы белән, җан җылысын салган китаплар бик кадерле һәрбарчабызга да.
Ел саен әдәбимарафонга әйдәүче, җыеп, барлап алып баручы Гөлия Набиулловна турында тукталасым килә. Быел ул һәм Әлмәт районында китап сөюче исемен генә түгел, күңеленә әдәбият матурлыгын сала алган йөзгә якын әдәбимарафончыны туплап, мөхтәрәм бүләккә лаек булды.
Әйе, бу зур дәрәҗә. Китапханәләр, мәктәпләр, түгәрәкләр эшендә катнашып, оештырып, матур әдәбият сөючеләрне гел иҗатка тартып тора ул. Казан каласы якын түгел, җыендың да, чыгып киттең дә түгел. Машина юллау, кирәкле кәгазьләр тутыру, киңәшләшү, ярдәм сорау бары да аның өстенә төшә. Бик зур рәхмәт оста оештыручы, әйдәман, китап сөюче Гөлия Набиулловна һәм ярдәмче, иганәчеләргә.
Бардык, күрдек, ошаттык. Кичүчат урта мәктәбеннән 9 кеше әлеге чарада катнашты. Әле күбрәк тә булыр иде дә, кечерәкләр шул әле. Интернетны, кагыйдәләрне белеп бетермиләр. Чарада җитәкчебез - мәктәп директоры әдәбият, китап сөюче Нәркәс Мөкатдәс кызы да катнашты. Аның шәхси китапханәсендә дә бик күп имзалы китап бар. Әлеге китапларны без бер-беребездән алып торып укыйбыз. Фикер алышабыз. Яңадан яңа китаплар уку бик кызыклы һәм бик файдалы.
Чара бик күңелле, файдалы һәм искиткеч булды. Һәр район үз әйдаманнары, марафончылары белән, үз теләкләре, үз кичерешләре белән килгән һәм фотоларга төшеп язучылар белән аралашып, рәхмәт хисләренә тулып кайтты, дип ышанам!
Кичүчат урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы, #әдәбимарафончы Луиза Хаҗи кызы Фарукшина.
24
Рекламный баннер 728x90px center-bottom
Поделитесь новостями с жителями города
Если Вы стали свидетелем аварии, пожара, необычного погодного явления, провала дороги или прорыва теплотрассы, сообщите об этом в ленте народных новостей. Загружайте фотографии через специальную форму.
Рекламный баннер 200x200px sidebar-right
Рекламный баннер 200x200px sidebar-right