Рекламный баннер 990x90px header-top
84.91
96.89
Рекламный баннер 728x90px center-top

Бүген ил тарихында истәлекле көн.

Бүген ил тарихында истәлекле көн.
27 январь көнендә Ленинград шәһәре камалыштан чыга.
Бу Бөек Ватан сугышы тарихында иң озакка сузылган һәм иң фаҗигале вакыйгаларның берсе. Герой-шәһәр, калкан булып, яуга күтәрелә. Төп-төгәл 871 көн (1941 елның 8 сентябреннән 1944 елның 27 гыйнварына кадәр) дәвам иткән бу мәхшәр 2 миллионнан артык кешенең гомерен өзә. Исән калганнарның хәтерендә гомер буена җитәрлек сагыш һәм югалту эзләре кала. Санкт-Петербургта яшәүче кешеләр блокада вакытында булган фаҗигале хәлләрне бик еш искә алалар. Бер телем икмәкнең бәясе акча белән үлчәнмәгән, исән калган гомер белән бәяләнгән.
Сугыш вакытында Ленинград шәһәре янында хезмәт иткән Фатыйхов Барый бабай да бер сынык икмәнең кыйммәте турында сөйләгән иде. Су аша чыгып җитә алмаган икмәк тулы машиналарның су төбенә киткәннәрен сөйләгәндә күзендә яшьләр ялтырый, тавышлары калтырый торган иде.
Ватанны саклап тынычлык яулаган батырларга мәңгелек дан.
37
Рекламный баннер 728x90px center-bottom
Поделитесь новостями с жителями города
Если Вы стали свидетелем аварии, пожара, необычного погодного явления, провала дороги или прорыва теплотрассы, сообщите об этом в ленте народных новостей. Загружайте фотографии через специальную форму.
Рекламный баннер 200x200px sidebar-right
Рекламный баннер 200x200px sidebar-right