Р.Фәхреддин исемендәге гимназиянең 7А һәм 7В сыйныфларында гаилә тәрбиясе һәм интернет куркынычсызлыгы мәсьәләләренә багышланган әти-әниләр җыелышы узды. Җыелышның махсус кунагы Риза Фәхретдин музее директоры, филология фәннәре кандидаты Диләрә Габделкавиевна үзенең чыгышында бөек мәгърифәтче Риза Фәхретдиннең гаилә һәм бала тәрбиясе турындагы фикерләренә нигезләнде. Ул ата-ананың шәхси үрнәге, балаларда хезмәт сөючәнлек, әхлаклылык, өлкәннәргә хөрмәт тәрбияләүнең әһәмиятен ассызыклады. Шулай ук гаиләдә җылы мөнәсәбәтләр, үзара ышаныч һәм ачык аралашу мөхите булдыруның бала шәхесен формалаштыруда зур роль уйнавын искәртте.
Оставить сообщение: