3 март көнне Бөтендөнья язучылар көне билгеләп үтелә. Язучылар көне - яңа исемнәр ачу һәм яңа китаплар уку өчен менә дигән сәбәп. Язучылар сүзен әйтү белән күз алдына үзләренең мавыктыргыч, тормышчан әсәрләре белән тарих битләрендә бәяләп бетергесез эз калдырган якташларыбыз килеп баса."Үз ягыңны, я үз күзләрең белән, я китаплар ярдәмендә күрергә һәм танып белергә мөмкин". Бу искиткеч сүзләрне Михаил Ломоносов әйткән. Рангазар авыл китапханәсендә " Мең моңым син, Сарман!" дигән китап күргәзмәсе эшли. Безнең Сарман районы талантлы язучыларга һәм шагыйрьләргә бай. Күргәзмәдә районыбыз язучыларының китаплары тәкъдим ителә. #Сарманмуниципальрайоны #Сарманүзәкләштерелгәнкитапханәсе #Россиядәхалыкларбердәмлегеелы #Татарстандахәрбибатырлыкһәмхезмәтфидакарьлегеелы #Рангазаравылкитапханәсе #Сарманымтуганбишегем #Бөтендөньяязучыларкөне
Оставить сообщение: