Рекламный баннер 990x90px header-top
78.19
90.79
Рекламный баннер 728x90px center-top

Ана догасы

Ана догасы

Менә кич. Зур авыл өстендә чыкты нурлы ай калкып,
Көмешләнгән бөтен өйләр, вә сахралар тора балкып.

Авыл тын; иртәдән кичкә кадәр хезмәт итеп арган
Халык йоклый — каты, тәмле вә рәхәт уйкуга талган.

Урамда өрми этләр дә, авыл үлгән, тавыш-тын юк;
Авыл кыръенда бер өйдә фәкать сүнми тора бер ут.

Әнә шул өй эчендә ястүеннән соңра бер карчык
Намазлыкка утырган, бар җиһаннан күңлене арчып;

Күтәргән кул догага, яд итә ул шунда үз угьлын:
Ходаем, ди, бәхетле булсайде сөйгән, газиз угълым!

Тамадыр мискинәмнең тамчы-тамчы күзләреннән яшь;
Карагыз: шул догамы инде тәңре каршына бармас?

Татар шагыйре Габдулла Тукайның 140 еллыгы уңаеннан Татарстанда “Тукайны бергәләп укыйбыз” проекты старт алды.
Республика проекты кысаларында һәр пәнҗешәмбе шагыйрьнең шигъри мирасын өйрәнүгә багышлана.
Габдулла Тукайның "Ана догасы" шигырен Вәсимә Гимаева укый.

В рамках республиканского проекта "Читаем Тукая вместе" в Юлтимеровской сельской библиотеке состоялось громкое чтение стихотворения "Молитва матери".

#ТукайныБергәләпУкыйбыз
#ЧитаемТукаяВместе
#Сармановскиймуниципальныйрайон
#Сармановскаяцентрализованнаябиблиотека
#Юлтимеровскаясельскаябиблиотека
0

Оставить сообщение:

Рекламный баннер 728x90px center-bottom
Поделитесь новостями с жителями города
Если Вы стали свидетелем аварии, пожара, необычного погодного явления, провала дороги или прорыва теплотрассы, сообщите об этом в ленте народных новостей. Загружайте фотографии через специальную форму.
Рекламный баннер 200x200px sidebar-right
Рекламный баннер 200x200px sidebar-right