Хөрмәтле әдәбият сөючеләр! «Татнефть» компаниясенең «Рухият» хәйрия фонды Татарстан язучыларының китапларын чыгарып килә. Китапханәгә килгән китаплар арасында якташыбыз, шагыйрә Клара Булатовага багышланган «Клара Булатова: сөю кыйссасы» китабы да бар. Сез шулай ук Лира Ибрагимованың «Ике дөнья арасында» повесть, хикәяләре, Артур Ибрагимовның «Галәмне гизгән татар» исемле пьесалар җыентыгы белән дә таныша алырсыз. Китапханәгә рәхим итегез! #Сарманмуниципальрайоны #Сарманүзәкләштерелгәнкитапханә #Сарманүзәккитапханәсе #Россиядәхалыкларбердәмлегеелы #Татарстандахәрбибатырлыкһәмхезмәтфидакарьлегеелы #рухияткитапларынукыйм
Оставить сообщение: