10 мартта Г.Тукай бүләге иясе, язучы һәм драматург Фоат Садриевка 85 яшь тулды. Шушы форсаттан файдаланып, Чукмарлы авыл китапханәсендә “Гаделлекне маяк иткән әдип” дип исемләнгән китап кургәзмәсе тәкъдим ителде. Фоат Садриев — оста прозаик, хикәя-повестьлары, романнары белән дә киң җәмәгатьчелеккә танылган каләм иясе. Ул авылдагы тормыш проблемаларын һәм конфликтлы ситуацияләрне яхшы аңлап, аларны гыйбрәтле язмышлы характерлар бәрелешендә сурәтләп бирә алучы әдип. Укучылар аның әсәрләрен бик яратып укыйлар. #сармановскиймуниципальныйрайон #сармановскаяцентрализованнаябиблиотека #Чукмарлинскаясельскаябиблиотека #ГодединстванародовРоссии #ГодвоинскойитрудовойдоблестивРТ #ФоатуСадриеву85лет
Оставить сообщение: