10:50 17.03.2026 16+
18 мартта СССР Язучылар берлеге әгъзасы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Татарстанның халык шагыйре, С. Сөләйманова, Р.Төхфәтуллин исемендәге әдәби премияләр иясе, 40 артык китап авторы, укытучы, якташыбыз Клара Гариф кызы Булатованың тууына 90 ел тула.
Китапханәдә аның юбилее уңаенннан «Шигърият һәм туган тел алиһәсе» исемле китап күргәзмәсе эшли. Күргәзмәнең нигезен Клара Булатова әсәрләре һәм аның шәхесен һәм иҗатын ачучы мәкаләләр тәшкил итә. Укыганда ук «Язлар алда» китабы чыккан бердәнбер студент кыз була Клара Булатова. Университетта диплом эшен дә шигъри формада яза ул. Аның шигырьләре халык күңеленә тирән үтеп керә, мәхәббәт, туган як, ана теле кебек мәңгелек кыйммәтләрне саклап калырга өнди.
Хөрмәтле китап укучылар! Клара Булатованың тууына 90 ел тулган көннәрдә аның җырлап торган шигырьләрен кабат күңелдән уздырыйк әле.
#Сарманмуниципальрайоны
#Сарманүзәкләштерелгәнкитапханә
#Сарманүзәккитапханәсе
#Россиядәхалыкларбердәмлегеелы
#Татарстандахәрбибатырлыкһәмхезмәтфидакарьлегеелы
#Якташязучылар
#КлараБулатова
9
Оставить сообщение: