Рекламный баннер 990x90px header-top
82.13
95
Рекламный баннер 728x90px center-top

Ел саен яз җиткәч без Халыкара кошлар көнен билгеләп үтәбез.

Ел саен яз җиткәч без Халыкара кошлар көнен билгеләп үтәбез. Быел да балалар бакчасында мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен «Кошлар - табигать күрке» танып белү сәгате узды. Балаларга кошларның төрләре, аларның гадәтләре, елның төрле вакытында кешенең аларга карата сакчыл мөнәсәбәте турында сөйләнде. Шулай ук балалар кошлар тормышыннан кызыклы фактлар, аларның кешегә нинди файда китерүе турында белделәр. Кышкы чорда кошларга ничек ярдәм итәргә һәм күчмә кошларны ничек каршы алырга икәнлеге турында сөйләштек. « Кошлар - табигать күрке » исемле китап күргәзмә белән таныштылар. Күргәзмәдә кошлар турында кызыклы һәм матур китаплар, журналлар, танып белү әдәбияты, шулай ук канатлы дусларыбызның гаҗәеп маҗаралары турында гыйбрәтле хикәяләр һәм әкиятләр тәкъдим ителде.
Соңыннан бөек шагыйрь Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышлап оештырылган "Тукайны бергәләп укыйбыз" проекты кысаларында шагыйрьнең "Кошларга" шигырен кычкырып укыдык.
#Петровскаясельскаябиблиотека
#Сармановскаяцентрализованнаябиблиотека
#Сармановскиймуниципальныйрайон
#Тукайга140ел
#ТукайныБергәләпУкыйбыз
#ЧитаемТукаяВместе
0

Оставить сообщение:

Рекламный баннер 728x90px center-bottom
Поделитесь новостями с жителями города
Если Вы стали свидетелем аварии, пожара, необычного погодного явления, провала дороги или прорыва теплотрассы, сообщите об этом в ленте народных новостей. Загружайте фотографии через специальную форму.
Рекламный баннер 200x200px sidebar-right
Рекламный баннер 200x200px sidebar-right