Рекламный баннер 990x90px header-top
81.14
93.42
Рекламный баннер 728x90px center-top

Шушы яктан, шушы туфрактан без,

Шушы яктан, шушы туфрактан без,
Китә калсак үзебез бер якка,
Таллар җырлап, чишмәләре чыңлап, Өянкеләр елап озата.

Шушы якта безнең эзләр калсын
Мирас булып килер яшьләргә
Шушы яктан, шушы туфрактан без,
Шул туфракта язсын яшәргә.

СССР Язучылар берлеге әгъзасы, Татарстанның халык шагыйре, Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе, Рафаэль Төхвәтуллин исемендәге әдәби премия лауреаты, якташыбыз, шагыйрә Клара Булатованың бик матур шигырь юллары белән башланып китте бүген Үзәк китапханәдә үткән әдәби-музыкаль кичә.

Клара Булатованың тууына 90ел тулу уңаеннан оештырылган кичәдә МБГББУ "Сарман урта мәктәбе" укучылары катнашты.
Китапханәчеләр шагыйрәнең тормыш юлы, иҗаты белән таныштырылар, төрле елларда язылган шигырьләрен укыдылар. Укучылар видеоязмада автор сүзләренә язылган җырлар тыңладылар.
Әйдәп баручы китапханәче Рәзинә Мәснәви кызы Гарифуллина шагыйрә иҗатына багышлап төзегән китап күргәзмәсе белән таныштырды. "Безгә Клара апа белән аралашырга, аның 80, 85 яшьлек юбилейларын үткәрергә насыйп булды.Ул китапханәбезгә килергә, китап укучылары очрашуларны көтеп ала иде",- дип сагынып, горурланып искә алды Рәзинә ханым.
Әдәбиятыбызның йөзек каршы, күп кырлы шәхес, якташыбыз Клара Булатова иҗаты онытылмас.

В Сармановской центральной библиотеке для учащихся Сармановской СОШ по «Пушкинской карте» прошла литературная гостиная, посвящённая 90-летию Клары Булатовой. В ходе мероприятия библиотекари рассказали о жизни и творчестве поэтессы, прочитали её стихи, а также организовали просмотр видеороликов с песнями на слова Клары Булатовой.
#Сарманмуниципальрайоны
#Сарманүзәкләштерелгәнкитапханә
#Сарманүзәккитапханәсе
#Россиядәхалыкларбердәмлегеелы
#Татарстандахәрбибатырлыкһәмхезмәтфидакарьлегеелы
#якташязучылар
#КлараБулатова
#Сармановскиймуниципальныйрайон
#Сармановскаяцентрализованнаябиблиотека
#Сармановскаяцентральнаябиблиотека
#Годединстванародовроссии
#Годтрудовойивоинскойдоблестивтатарстане
0

Оставить сообщение:

Рекламный баннер 728x90px center-bottom
Поделитесь новостями с жителями города
Если Вы стали свидетелем аварии, пожара, необычного погодного явления, провала дороги или прорыва теплотрассы, сообщите об этом в ленте народных новостей. Загружайте фотографии через специальную форму.
Рекламный баннер 200x200px sidebar-right
Рекламный баннер 200x200px sidebar-right