Театр - тормыш көзгесе! Әлеге гади генә сүзләр артында тарих та, чынбарлык та, киләчәккә өметләр дә чагыла. Көн кадагындагы сорауларга җавап эзләүче, заман сулышын тоеп яшәүче театр нинди генә катлаулы чорларда да эшләүдән туктамаган. Чөнки театр - меңнәрнең күңелен дәвалый, хыял, матурлык, өмет бүләк итә. 27 март -Халыкара театр көне уңаеннан, Ләшәү Тамак авыл китапханәсендә "Театр ул-гомер көзгесе" дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшли . Күргәзмәдә театр тормышын,артистлар язмышын чагылдырылган китаплар урын алды һәм күргәзмәгә күзәтү ясалды. #Сарманмуниципальрайоны #Сарманүзәкләштерелгәнкитапханәсе #Россиядәхалыкларбердәмлегеелы #Татарстандахәрбибатырлыкһәмхезмәтфидакарьлегеелы #ЛәшәүТамакавылкитапханәсе #Халыкаратеатркөне
Оставить сообщение: