Рекламный баннер 990x90px header-top
84.34
95.87
Рекламный баннер 728x90px center-top

Татарстанның халык язучысы, Татарстанның Г.

Татарстанның халык язучысы, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Хисам Нуретдин улы Камаловның тууына – 100 ел (1926– 2016).
Булачак язучы Әлмәт районы Кама-Исмәгыйль авылында туа. 1940 елда җидееллык мәктәпне тәмамлагач, туган авылының күмәк хуҗалыгында эшли. 1943 елда унсигез яше дә тулмаган үсмер егет гаскәри хезмәткә алына, Икенче Балтыйк буе фронты гаскәрләре составында канлы бәрелешләрдә катнаша.  1945 елның февралендә Х.Камал каты яралана, бер аягын югалтып, 1946 елны өенә кайта.
Шул ук елны Х.Камал Татарстанның Бөгелмә шәһәрендәге педагогия училищесында укый башлый, аны тәмамлагач, Казанга килеп, 1950–1954 елларда Казан дәүләт педагогика институтының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә укуын дәвам иттерә. Аннары унике ел дәвамында Татарстан китап нәшриятының яшьләр-балалар әдәбияты редакциясендә мөхәррир булып эшли. 1967 елдан ул – профессионал язучы, фәкать әдәби иҗат эше белән генә шөгыльләнә.
Х.Камалның беренче әдәби иҗат тәҗрибәләре студент елларына туры килә. 1955 елда «Яңадан сафка» исемле беренче китабы, ә тагы бер елдан «Чияле тау» дигән икенче җыентыгы нәшер ителә. Ул – күп кенә поэмалар авторы. Сугыш темасына багышланган «Яну», әхлак мәсьәләләрен күтәргән «Мәхәббәт хакы», халык тормышындагы үзгәрешләрне фәлсәфи уйланулар аша сурәтләгән «Туган җирдә», «Әнкәй истәлеге», Кама автомобиль заводы төзелешендәге эшче яшьләр тормышыннан алып язылган «Яшьлек елмаюы»,тарихи-фәлсәфи пландагы «Күңелдәге язулар»кебек поэмалар шагыйрьнең иҗатында күренекле урын тота.Шул уңайдан Кәүҗияк китапханәсендә"Хисам Камалов әсәрләрендә сугыш кайтавазы" дигән китап күргәзмәсе оештырылып укучыларга тәкъдим ителде.
#Сармановскиймуниципальныйрайон
#Сармановскаяцентральнаябиблиотека
#Кавзияковскаяснльскаябиблиотека
#ГодединстванародовРоссии
#Годвойнскойитрудовойдоблести
28
Рекламный баннер 728x90px center-bottom
Поделитесь новостями с жителями города
Если Вы стали свидетелем аварии, пожара, необычного погодного явления, провала дороги или прорыва теплотрассы, сообщите об этом в ленте народных новостей. Загружайте фотографии через специальную форму.
Рекламный баннер 200x200px sidebar-right
Рекламный баннер 200x200px sidebar-right