Рекламный баннер 990x90px header-top
84.91
96.89
Рекламный баннер 728x90px center-top

Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан старт алган "Тукайны бергәләп укыйбыз.

Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан старт алган "Тукайны бергәләп укыйбыз.Читаем Тукая вместе" республика проекты кысаларында «Туган җиремә»
шигырен , Сарайлы балалары укыды.

Туган җиремә
Айрылып китсәм дә синнән гомремең таңында мин,
И Казан арты! Сиңа кайттым сөеп тагын да мин.

Ул таныш кырлар, болыннар тартты әүвәл хиссеми;
Тарта торгач куймады, кайтарды ахыр җисмеми.

Кысса да синдә фәкыйрьлекләр, ятимлекләр мине,
Изсә дә үз ишләремнән хур вә кимлекләр мине, —

Үтте инде ул заманнар, очтылар шул кош кеби;
Уйласам, ул көннәрем тик кичтә күргән төш кеби.

Бәрсә дә дулкыннарың, һич алмады, гаркъ итмәде;
Алды дүрт ягымны ялкын, якмады, харкъ итмәде.

Бу сәбәптән аңладым мин, и туган җирем, синең
Җанга ягымлы икәндер ялкының да дулкының!

Җөмләтән изге икән ич: инешең, чишмәң, кырың,
Юлларың, авыл, әвен, кибәннәрең дә ындырың;

Һәр фосулы әрбәгъәң: язың, көзең, җәй, кыш көнең;
Барча, барча ак оек, киндер, чабата, ыштырың!

Һәм көтүчең, этләрең, үгез, сыер, сарыкларың;
Барчасы яхшы: бүре, җен, шүрәле, сарикъларың.
#Сармановскаяцентрализованнаябиблиотека
#Сарайлинскаясельскаябиблиотека
#Тукайга140ел
#ТукайныБергэлэпУкыйбыз
#ЧитаемТукаяВместе
20
Рекламный баннер 728x90px center-bottom
Поделитесь новостями с жителями города
Если Вы стали свидетелем аварии, пожара, необычного погодного явления, провала дороги или прорыва теплотрассы, сообщите об этом в ленте народных новостей. Загружайте фотографии через специальную форму.
Рекламный баннер 200x200px sidebar-right
Рекламный баннер 200x200px sidebar-right