13:06 17.04.2026 16+
Карашай-Саклау авыл китапханәсендә татар әдәбиятының күренекле вәкиле, фронтовик язучы Хисам Камалов иҗатына багышланган китап күргәзмәсе уздырылды. Әлеге чара Татарстанның халык язучысы, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Хисам Нуретдин улы Камаловның (1926–2016) бай иҗади мирасын пропагандалау максатыннан оештырылды.
Күргәзмәдә язучының төрле елларда дөнья күргән китаплары тәкъдим ителде.
Язучының фронтовик булуы аның иҗатында төп урын алып тора. 1943–1945 елларда Хисам Камалов II Балтика фронтында артиллерия полкының кыр элемтәчесе булып хезмәт итә, ике тапкыр яралана, аягын югалта . Сугыш чынбарлыгы, солдатлар батырлыгы, тылдагы авыр хезмәт — бу темалар аның әсәрләре аша кызыл җеп булып үтә.
Күргәзмә кысаларында язучының тормыш юлы һәм иҗаты турында укучыларга мәгълүмат бирелде.
7
Оставить сообщение: