Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан Ризаэддин Фәхреддин мемориаль музеенда кунакта. Габдулла Тукай шагыйрь икәнлеген барыбыз да беләбез. Ә аның журналистлык эшчәнлеген киң катлам халык беләме? Р.Фәхреддин "Вакыт" редакциясендә эшләгәндә "Шура" журналы битләрендә Г.Тукайның шигырьләрен дә бастыра. Үзара аралашып, фикер алышып яшиләр алар. Г.Тукайның үткер теле белән язылган мәкаләләр "Яшен", "Ялт-йолт" журналларында басылып чыга. Музей фондларында Г.Тукай вафат булганнан соң басылган "Сөембикә" журналы да саклана. Р.Фәхреддин китапларга олы хөрмәт белән караган. Музейда гаилә китапханәсеннән Г.Тукайның гарәп графикасында басылган китаплары да саклана. Киләсе чыгарылышта ул китаплар белән дә таныштырып узарбыз.
Оставить сообщение: