19:48 24.04.2026 16+
Татарча диктант_2026
2026 нчы елның 24 - 26 нчы апрель көннәрендә Бөтендөньяда “Татарча диктант” акциясе үткәрелде.Кичучат мәктәбенең 7-9 сыйныф укучылары да бу чарадан читтә калмады, зур активлык күрсәтте. Быелгы акциябез аеруча истәлекле булды. Ул татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан үткәрелде. Бу акция кысаларында тагын бер тапкыр укучыларыбыз әдәби телдә дөрес сөйләм һәм дөрес язу күнекмәләрен искә төшерде. Бөек мәгърифәтчебез Каюм Насыйри да: “Берәү, башка телне өйрәнмәкче булса, башта үз теленең грамматикасын яхшы белсен”,- дип әйтеп калдырган. Бу юкка гына әйтелгән сүзләр түгел, шуңа күрә туган телебезне өйрәник, туган телебездә аралашыйк, туган телебезне саклыйк!
Һәрбер катнашучы сертификатка ия булачак. Укучыларга алдагы иҗади эшләрендә дә уңышлар теләп калабыз.
8
Оставить сообщение: