Бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан китапханәдә "Тукай күктәге якты йолдыз"дип аталган китап күргәзмәсе төзедек.Бу дөньяда бик аз яшәп, үзеннән соң бай мирас калдырган язучыларны искә төшергәндә, беренче чиратта, Габдулла Тукай күз алдына килә. Ул бары тик 27 ел гына яшәп кала. Шушы вакыт эчендә бик күп шигырьләр яза, үзеннән соң бай мирас калдыра.Г. Тукай- татар шигъриятенең иң якты йолдызы, милли горурлыгы. Күргәзмә киң катлам укучыларга тәкъдим ителә. Анда Тукайның тормышы һәм иҗат юлы турында китаплар, шагыйрьнең төрле елларда нәшер ителгән басмалары, Тукай турында кызыклы фактлар белән танышырга мөмкин #Сармановскиймуниципальныйрайон #Сармановскаяцентральнаябиблиотека #Кавзияковскаясельскаябиблиотека #ГодединстванародовРоссия #ДеньрожденияТукая
Оставить сообщение: