25 апрель Кичүчат урта мәктәбе бөтенрәсәй өмәсенә кушылды 26 апрель бөек шагыйребез Г.Тукайның тууына 140 ел уңаеннан мәктәп бакчасына җимеш бирә торган куаклар утыртылды (кызыл крыжовник һәм чәнечкеле кара җиләк).Утыртуда 8 нче сыйныф укучылары һәм мәктәп эшчеләре катнашты. 5 нче сыйныф кызлары белән теплицага яшел тәмләткечләр утырттык. Уңышыбызны күреп сөенергә язсын 7-9 нчы сыйныф укучылары мәктәп тирәсен җыештырып алдылар. Барлыгы катнашты: 57 укучы һәм 17 өлкән кеше #эковесна2026 #эколята #экояз #табигатьнеяратабыз️️ #Өмә2026
Оставить сообщение: