26 апрель - татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай туган көн. Тукай бик аз яшәгән, ләкин безгә гаҗәеп зур әдәби мирас калдырган. Еллар үткән, ара ерагайган саен,Тукаебыз безгә якыная, кадерлерәк була бара. Аңа булган чиксез ихтирам безнең күңелләрдә онытылмаслык урын ала. Мәңге яшь шагыйребезне искә алу максатыннан Азалак авыл китапханәсендә мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә "Татар шигъриятенең кояшы" дигән әдәби кичә үткәрелде. Китапханәче Габдулла Тукайның тормыш юлы, иҗаты турында сөйләде, кичә барышында балалар сорауларга җавап бирделәр, әкият-шигырьләреннән инсценировкалар күрсәттеләр. #Сармановскиймуниципальныйрайон #Сармановскаяцентральнаябиблиотека #АзалаковскаяСельскаябиблиотека #Тукайга140ел #культурадляшкольников
Оставить сообщение: