26 апрельдә бөтен татар дөньясы күренекле шагыйрь Габдулла Тукайның туган көнен билгеләп үтә. Бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көнендә, республикабызда Туган тел көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан, Юлтимер мәктәбе укучылары катнашында “И туган тел, и матур тел” исеме астында әдәби сәгать узды. Әдипнең биографиясе белән танышып, шигырьләрен укыдык. Бөек Тукаебызның әсәрләре балаларны туган як табигатенең матурлыгына сокланырга, мәрхәмәтле, кыю булырга өйрәтә. #Сармановскиймуниципальныйрайон #Сармановскаяцентрализованнаябиблиотека #Юлтимеровскаясельскаябиблиотека #годединстванародовроссии #годвоинскойитрудовойдоблестивРТ #140летиюТукая #ГабдуллаТукай #культурадляшкольников #волонтерыкультуры
Оставить сообщение: