#культурадляшкольников #ГабдуллаТукай140 #тематическийвечер Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан Саклаубаш авыл җирлегендә 26 нчы апрельдэ зур чара оештырылды. Бәйрәмдә мәктәп укучылары шагыйрь әсәрләре буенча рәсем һәм шигырь конкурсында катнашты. Саклаубаш мәдәният йорты каршында эшләүче «Ядкарь» ветеран ансамбле Тукай сүзләренә язылган җырларны башкарды. Моннан тыш, элекке «Тукай» совхозы территориясенә кергән авылларда яшәүчеләрдән төзелгән командалар арасында волейбол ярышы да үткәрелде. Авыл җирлеге оештыручылары чарада катнашучы балаларны, коллективларны һәм командаларны истәлекле бүләкләр, күчмә кубок һәм мактау кәгазьләре белән бүләкләде. Кунаклар кайнар коймак ашап, оештыручыларга рәхмәт әйтеп, бәйрәмнән канәгать булып таралышты.
Оставить сообщение: