Рекламный баннер 990x90px header-top
81.13
93.58
Рекламный баннер 728x90px center-top

"Үз милләтен белмәгән кешегә бер милләт әһеле дә ышанмас"

f09f92a5.png"Үз милләтен белмәгән кешегә бер милләт әһеле дә ышанмас"f09f92a5.png

Бүген Уфаның "Ихлас" мәчетенең конференцияләр залында "Сәхибҗамал" татар хатын-кызларының төбәк иҗтимагый оешмасы һәм Башкортстан мөслимәләр берлеге тарафыннан Ризаэтдин Фәхретдиннең тууына 165 ел мөнәсәбәтле, аның хатын-кызларга багышланган иҗаты буенча "түгәрәк өстәл" үткәрелде. Чарага Татарстаннан Ризаэтдин Фәхретдиновнең мемориаль музее директоры, әдәбият белгече, филология фәннәре кандидаты Диләрә Гыймранова Диляра Гимранова чакырулы булып, Уфа шәһәре "Ихлас" мәхәлләсе мәҗлесе рәисе Мөхәммәт Галләм, мәчетнең имам-хатыйбы Әлфред Дәүләтшин, Мәрьям Солтанова-Акчурина исемендәге дискуссия клубы җитәкчесе Нәфисә Акчурина, иҗтимагый оешмаларның вәкилләре катнашты.

Диләрә Габделкави кызы бөек мәгърифәтченең хатын-кызларга, гаиләгә, тәрбиягә багышланган иҗаты хакында тирән эчтәлекле, кызыклы итеп, мисаллар китереп сөйләве беркемне дә битараф калдырмады. Ул, шулай ук, Ризаэтдин Фәхретдиннең былтыр дөнья күргән "Мәшһүр хатыннар" китабы белән таныштырды. Очрашуда катнашучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга төпле җавап алды, фикерләре белән уртаклашты. Роза апа Якупова мөнәҗәт әйтеп, күңелләргә иман нуры өстәде.

Ризаэтдин Фәхретдиннең "Үз динен, үз телен, үз гореф-гадәтләрен белмәгән кешегә бер милләт әһеле дә ышанмас", дигән нәсыйхәтенә ярашлы, шушы өч терәкне: динебез Исламны, туган телебезне, милли йолаларны саклау һәм һәрдаим куәтләү кирәклеге ассызыкланды.

Әйе, "Гаилә елы" башланганда Ризаэтдин Фәхретдиннең яшь буынны тәрбияләү юнәлешендә һәм гаиләгә, хатын-кызларга багышланган әдәби әсәрләре, нәсыйхәтләре, гыйльми хезмәтләренә шундый чараларда игътибар бирү күркәм эшләрнең башлангычы булыр дип өметләник.

‼Уфада Ризаэтдин Фәхретдиннең тууына 165 ел тулуга багышланган чаралар хакында тулырак: ‼👉https://kiziltan.ru/articles/obchestvo/2024-01-12/z-mill-ten-..

49028
Рекламный баннер 728x90px center-bottom
Поделитесь новостями с жителями города
Если Вы стали свидетелем аварии, пожара, необычного погодного явления, провала дороги или прорыва теплотрассы, сообщите об этом в ленте народных новостей. Загружайте фотографии через специальную форму.
Рекламный баннер 200x200px sidebar-right
Рекламный баннер 200x200px sidebar-right