Рекламный баннер 990x90px header-top
84.91
96.89
Рекламный баннер 728x90px center-top

Бүген якташыбыз, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Татарстан Язучылар берлегенең С.

Бүген якташыбыз, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Татарстан Язучылар берлегенең С.Рәфыйков, Р.Төхфәтуллин, С.Сөләйманова исемендәге әдәби бүләкләр иясе, Россия гуманитар фәннәр академиясенең шәрәфле әгъзасы, шагыйрь Дамир Хәйрулла улы Гарифуллинның туган көне.
Язучы-журналист, шагыйрь, һәвәскәр археограф Дамир Гарифуллин 1939 елның 5 маенда Татарстан Республикасының Сарман районы Яхшыбай авылында туа. Яхшыбай, Анак авылы мәктәпләрендә – башлангыч, Иске Кәшер урта мәктәбендә җидееллык белем алганнан соң, 1953 – 1957 елларда Югары Ослан районындагы Ключище җир төзү һәм Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумнарында укып, җир төзүче инженер һөнәренә ия була. 1963 – 1969 елларда ул, читтән торып укып, Казан университетының журналистика бүлеген тәмамлый.
Дамир Гарифуллинның армиядән соңгы хезмәт юлы, нигездә, партия-хужалык эшләре һәм журналистика белән бәйле.
Район һәм республика матбугатында Д. Гарифуллин узган гасырнын алтмышынчы елларыннан катнаша башлый: мәкаләләр, очерклар, әдәби язмалар бастыра; районның җаваплы хезмәткәре буларак, сәнгать осталары катнашында авылларда сәяси- мәдәни чаралар үткәрүгә, очрашулар, әдәбият-сәнгать кичәләре оештыруга житәкчелек итә.
Иҗади эшчәнлегенең буеннан-буена Дамир Гарифуллин шигырьләр, җырлар яза, күңелендә туган уй-хисләрен робагый жанрында да гәүдәләндерә.
Гомерен сандугачлы Сарман ягына, аның халкына хезмәт итүгә багышлаган, туган төбәген яратып, аннан илһам алып яшәүче күренекле якташыбызны чын күңелдән гомер бәйрәме белән тәбриклибез. Аңа ныклы сәламәтлек, шатлык-куанычлар, бетмәс-төкәнмәс илһам, иҗат уңышлары теләп калабыз.
20
Рекламный баннер 728x90px center-bottom
Поделитесь новостями с жителями города
Если Вы стали свидетелем аварии, пожара, необычного погодного явления, провала дороги или прорыва теплотрассы, сообщите об этом в ленте народных новостей. Загружайте фотографии через специальную форму.
Рекламный баннер 200x200px sidebar-right
Рекламный баннер 200x200px sidebar-right