Рангазар авылында Бөек Җиңүнең 81 еллыгына багышланган тантаналы митинг үткәрелде. Сугыш тәмамланганга 81 ел үтсә дә, хәтер яши, хәтер мәңгелек. Без бүген Бөек Җиңү көнен якынайткан, Ватаныбыз өчен гомерләрен биргән батырларны искә алдык. Шулай ук бүген Җиңү көненә багышланган митингта махсус хәрби операциядә батырларча һәлак булган авылдашыбыз Ганиуллин Рөстәм Назыйф улы хөрмәтенә истәлек тактасы ачу тантанасы да булды. Рөстәмнең батырлыгы безнең күңелләрдә мәңге сакланыр. #Сарманмуниципальрайоны #Сарманүзәкләштерелгәнкитапханәсе #Россиядәхалыкларбердәмлегеелы #Хәрбибатырлыкһәмхезмәтфидакарьлегеелы #Рангазаравылкитапханәсе #БөекҖиңүгә81ел
Оставить сообщение: