09:59 12.05.2026 16+
8 май көнне Юлтимер авылында Бөек Җиңүнең 81 еллыгына багышланган тантаналы митинг узды. Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарны бер минутлык тынлык белән искә алып, Һәйкәлгә веноклар һәм чәчәкләр салдык.
МХО һәлак булган авылдаш егетләребез - Ленар Камалов, Ленар Абдуллин каберләренә чәчәкләр салдык.
Бөек Җиңү көне — илебез тарихындагы иң әһәмиятле даталарның берсе. Еллар узса да, сугыш китергән кайгы-хәсрәт, халкыбызның батырлыгы һәм фидакарьлеге онытылмый.
Бүген инде Бөек Ватан сугышын үз күзләре белән күргән ветераннарыбыз арабызда калмады. 81 ел — зур вакыт аралыгы. Әмма Җиңү көне һаман да хәтер, хөрмәт һәм рәхмәт көне булып яши. Бу көн — батырларны искә алу, тарихны барлау һәм нәтиҗәләр ясау көне.
#Сармановскиймуниципальныйрайон
#Сармановскаяцентрализованнаябиблиотека
#Юлтимеровскаясельскаябиблиотека
#годединстванародовроссии
#годвоинскойитрудовойдоблестивРТ
#Волонтерыкультуры
#Культурадляшкольника
4
Оставить сообщение: