Рекламный баннер 990x90px header-top
84.34
95.87
Рекламный баннер 728x90px center-top

Әлмәт районы Кичүчат авылының Ризаэддин Фәхреддин исемендәге җәмигь мәчетендә Корбан гаете уңаеннан бәйрәм намазына җыелдылар.

Әлмәт районы Кичүчат авылының Ризаэддин Фәхреддин исемендәге җәмигь мәчетендә Корбан гаете уңаеннан бәйрәм намазына җыелдылар. Гает намазына кадәр имам-хатыйб Мисхәт хәзрәт Садриев вәгазь укыды, корбан чалу кагыйдәләре белән таныштырды.
Корбан гаете мөбәрәк булсын.
Тоткан уразалар, кылган игелекле гамәлләр, чалган корбаннар кабул булсын, я Раббым.
Илебез тыныч, күкләребез аяз, тормышларыбыз көйле булсын, я Раббым
Һәркемнең гаиләсенә киң бәрәкәт, тигез мәхәббәт, рухи байлык, матди байлык, насыйп итсен, я Раббым.
Һәркемнең күңеленә зирәк зиһен, үткен фикер, камил акыл, күркәм холык һәм иң кирәклесе - тулы иман бирсен, я Раббым
Авыруларга шифа, ялгызларга толлык әҗерен бирсен, я Раббым.
Парсызларга парлы булып, гаилә корып, балалар үстерергә ярдәмнәрен бирсен, я Раббым.
Иманлы, тәүфыйклы, диндар, мәрхәмәтле, миһербан-шәфкатьле, үзебезгә догачы балалар үстерергә насыйп ит, я Раббым.


17
Рекламный баннер 728x90px center-bottom
Поделитесь новостями с жителями города
Если Вы стали свидетелем аварии, пожара, необычного погодного явления, провала дороги или прорыва теплотрассы, сообщите об этом в ленте народных новостей. Загружайте фотографии через специальную форму.
Рекламный баннер 200x200px sidebar-right
Рекламный баннер 200x200px sidebar-right