Рекламный баннер 990x90px header-top
84.34
95.87
Рекламный баннер 728x90px center-top

Сегодня в гостях был житель из Казани Зиннур абзый.

Сегодня в гостях был житель из Казани Зиннур абзый.
Бүген буяуга чыгарга әзерләнеп йөргәндә музейга бер абзый килеп керде. Кереп кенә чыгам дигән кеше гадәттә бездә 1,5 сәгать торып чыга. Без моңа гадәтләнгән. Хәзер шулай дип сөйләнеп кергән кешенең мондый сүзләрен ишеткәч, елмаеп куябыз. Карарбыз ничә сәгать үтәр икән?!
Бу абзый Казаннан Актүбәгә бару уңае махсус музейны эзләп кергән булып чыкты. Мин дә бүген шәһәргә ике җыелышка чакырулы булсам да, билгеле сәбәпләр аркасында музейда калган идем. Әллә шушы абзый бәхетеннән калганмын, дип уйлап куйдым. Бу абыйның исеме Зиннур, әнисе Актүбәдә яши, элек Кичүчатта туган, яшәгән, аннан кияүгә чыккан. Бабасын эзли, сугышта катнашкан. Бәлки берәр мәгьлүмат бардыр, дигән уй белән килгән.
Сез дөрес уйладыгыз, дусларым.
Зиннур абыйга нәсел-нәсебе турында тулы мәгълүмат табып бирдек. Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан 11 ел элек без бастырган китапта бабайның исеме, кайчан сугышка китүе турында тулы итеп язылган. Китаплар күптән таралып беткән булса да, Зиннур абзыйга насыйп булганы калган, берне бүләк иттек. Куанганын күрсәгез! Әле дә ярый килгәнмен, кайдан туры килдегез, дип сөенә-сөенә әнисе янына Актүбәгә китте.
- Әнигә дә күрсәтәм, туганнарыма да сөйлим. Бу музейга кеше килсен, күрсен, - дип җылы теләкләрен ирештерде.
Исән-сау булыгыз. Тагын килегез.
Менә шулай дуслар. Җыелышка киткән булсам, Казаннан килгән кунак мондый мәгълүмат ала алмаган булыр иде. Һәрбер минусның бер плюсы бар.
Китап бастыру эшебезне аңлаучы бар, бар аңламаучылар. Өстәл сугып китап дәрәҗәсе турында аңлатып булмый. Бу кешенең фикерләү сандыгының тирәнлеген күрсәтә. Безгә беренче язылган нәсыйхәт тә "Укы" диелгән. Кешеләрнең безнең китапларны эзләп килеп керүләре, Зиннур абзый шикелле сөенеп кайтып китүләре безнең өчен зур бәхет.
23
Рекламный баннер 728x90px center-bottom
Поделитесь новостями с жителями города
Если Вы стали свидетелем аварии, пожара, необычного погодного явления, провала дороги или прорыва теплотрассы, сообщите об этом в ленте народных новостей. Загружайте фотографии через специальную форму.
Рекламный баннер 200x200px sidebar-right
Рекламный баннер 200x200px sidebar-right