Рекламный баннер 990x90px header-top
78.32
89.33
Рекламный баннер 728x90px center-top

7 нче июнь көнне Саклаубаш авылында милли бәйрәм Сабантуй узды.

7 нче июнь көнне Саклаубаш авылында милли бәйрәм Сабантуй узды. Бу-язгы кыр эшләренә багышланган тантаналарны билгеләүче борынгы бәйрәм. Бәйрәм белән авыл җирлеге башлыгы Л.М.Габидуллина, авыл җирлеге депутаты Фасхутдинов Нэфис Мунирович чыгыш ясадылар.Кайткан кунаклар һәм халык өчен балалар һәм өлкәннәр өчен мавыктыргыч спорт ярышлары, күңелле уеннар оештырылды.Гер күтәрү, Аркан тартышу, капчык киеп йөгерү һәм башка бик күп төрле уеннар, әлбәттә инде, көрәшчеләрнең мавыктыргыч көрәшләре кебек традицион ярышлар үз тирәсенә шат халыкны җыйды. Халкыбызның элек-электән яратып уйнаган уеннарда катнашып, рәхәтләнеп күңел ачкан, бәйгеләрдә үз талантларын күрсәткән авыл халкына,балаларга оештыручылар — авылыбыз иганәчеләре тарафыннан бик яхшы бүләкләр дә әзерләнгән иде. Бусы исә ямь өстенә нур булып, кәефләрне тагы да күтәреп җибәрде. Сабантуйны алып баручы авылыбыз егете Фархетдинов Риаз һәм аның иҗатташ дусларына,бәйрәмне оештыруда үз көчләрен керткән культура һәм авыл советы хезмәткәрләренә авыл халкының чын күңелдән җиткерелгән рәхмәт сүзләрен ишетү бик күңелле булды.

#Сармановскиймуниципальныйрайон
#Сармановскаяцентрализованнаябиблиотека
#Сакловбашскаясельскаябиблиотека
#годединстванародовроссии
#годтрудовойивоинскойдоблестивтатарстане
#ЛетовТатарстане
#Сабантуй2026
13
Рекламный баннер 728x90px center-bottom
Поделитесь новостями с жителями города
Если Вы стали свидетелем аварии, пожара, необычного погодного явления, провала дороги или прорыва теплотрассы, сообщите об этом в ленте народных новостей. Загружайте фотографии через специальную форму.
Рекламный баннер 200x200px sidebar-right
Рекламный баннер 200x200px sidebar-right