08:45 26.06.2026 16+
Сарман үзәк китапханәсенә яңа китаплар килде. Алар арасында «Яңа әсәрләр», «Геройлар янәшәдә» дигән бәйгедә катнашып, җиңү яулаган әсәрләр дә бар. Сез Фирдүс Гыймалтдиновның «Шом», Марат Әмирхановның «Әлләче, татар – малай!» һәм 2026 елда Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә ия булган Лилия Гыйбадуллинаның «Әлиф ләм мим» повестьлары белән таныша алырсыз.
Ә «Геройлар янәшәдә» сериясе белән чыккан китаплар арасында 1 урынны алган Гөлүсә Закированың «Энекәш» повестен, шулай ук 2 нче, 3 нче урыннарны алган әсәрләрне укый аласыз. Китапханәгә әлеге сериядән татар һәм рус телләрендә 5 китап кайтты. Китапларның үзенчәлеге шунда: бу әсәрләрдә чын тормыш турында сөйләнә. Мәсәлән, Гөлүсә Закированың «Энекәш» повестенда төп герой – аның махсус хәрби операциядә һәлак булган энекәше турында.
Китапханәгә рәхим итегез!
#Сарманмуниципальрайоны
#Сарманүзәкләштерелгәнкитапханә
#Сарманүзәккитапханәсе
#Россиядәхалыкларбердәмлегеелы
#Татарстандахәрбибатырлыкһәмхезмәтфидакарьлегеелы
#Яңакитаплар
0
Оставить сообщение: