Рекламный баннер 990x90px header-top
79.46
91.19
Рекламный баннер 728x90px center-top

Бүген Бөтенроссия гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне.

Бүген Бөтенроссия гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне. Ул 2022 елда Россия Президенты Владимир Путин Указы белән расланды. Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненең символы – ромашка. Бу чәчәкнең сары боҗрасы гүя гаилә учагы, ә ак таҗлар – сабыйлар.

Юлтимер авылында үрнәк булырлык гаиләләр бик күп. Без бүген авылыбызның хөрмәтле гаиләләрнең берсе - Хайбрахмановлар гаиләсен Гаилә көне белән котладык. Әнвәр абый, Дилара апа май аенда бергә торуларының 42 еллыгын билгеләп үттеләр. Гаиләдә 3 балага үрнәк тәрбия биреп үстерделәр. 20 июльдә Әнвәр абыйга 70 яшь тула. Чыгышлары белән икесе дә Юлтимер авылыннан. Туган авылында хезмәт куеп, лаеклы ялга чыгып балалар, оныклар куанычында яшәп яткан мәлләре.

Иң изге һәм якты бәйрәмнәрнең берсендә барыгызга да сәламәтлек, җылылык һәм иминлек телибез. Гаиләләрегезне саклагыз, бәхетле булыгыз! Һәр гаиләдә балаларның шатлыктан көлгән авазлары тынмасын.

#Сармановскиймуниципальныйрайон
#Сармановскаяцентрализованнаябиблиотека
#Юлтимеровскаясельскаябиблиотека
#годединстванародовроссии
#годвоинскойитрудовойдоблестивРТ
#деньсемьилюбвииверности #родныелюди #верность #всемсчастья #всемлюбви
12
Рекламный баннер 728x90px center-bottom
Поделитесь новостями с жителями города
Если Вы стали свидетелем аварии, пожара, необычного погодного явления, провала дороги или прорыва теплотрассы, сообщите об этом в ленте народных новостей. Загружайте фотографии через специальную форму.
Рекламный баннер 200x200px sidebar-right
Рекламный баннер 200x200px sidebar-right