Рекламный баннер 990x90px header-top
82.17
94.84
Рекламный баннер 728x90px center-top

Әлмәт районы Чупай авылында елдагыча матур гадәт белән "Чупай балы" дип аталган бик матур чара үтте.

Әлмәт районы Чупай авылында елдагыча матур гадәт белән "Чупай балы" дип аталган бик матур чара үтте.
Башка еллардан аермалы буларак бу юлы бәйрәмдә яшь егетләр, яшь кызлар байтак килгән иде. Балга җыелган кортлар сыман җырладылар, биеделәр, рәхәтләнеп күңел ачтылар. Өлкәннәрне баллы, тәмле коймаклар белән сыйладылар, үләнле чәйләр эчерделәр. Клуб җитәкчесе Ралиф Галимовка рәхмәтләребезне җиткерәбез.
Бал бәйрәменә барып Идрисовлар балын алмый кайту дөрес булмас. Мин дә бал алдым, Чупай балын авыз итергә. Һәрвакыт алардан күп итеп ала идем. Үземнең туганнан туган энекәшем Гибадуллин Рамилдән дә ала идек. Ике-өч ел рәттән беренче аертылган балны, кәрәзле балны бертуган абыем Гиниятов Динардан Мәмәт авылыннан алам. Аның бал кортлары Идрисов Гамир абыйныкы кебек урманда яши. Димәк, бал кортлары чыклы үләннән су эчеп, урман чәчәкләреннән нектар җыялар. Ул үзе дә Гамир абыйның шәкерте. Умартачы осталыгын аңардан өйрәнә.
Кичүчатта да бик күп кеше бал корты тоту белән шөгыльләнә иде. Хәзер бераз кимеделәр. Бүгенге көндә Нәфис абый, Тәлгать абый, Җәмил абый, Сәет абый, Марат, Фаез бал корты тәрбияләгәнен беләм. Күбесенең балын авыз итеп караганым да юк. Һәркемнең үз ризыгы үзен көтеп тора диләр. Димәк, киләчәктә ашарга насыйп булсын.
Элек Кичүчат кырыендагы Дәүләт авылы җирлегендә умартачылар күп иде. Хәзер өлкән умартачылар кимеп, яшь умартачылвр өлгергән вакыт дип әйтергә була.
Бал корты тәрбияләүчеләргә сабырлык, бәрәкәтле мул табыш телик.
6
Рекламный баннер 728x90px center-bottom
Поделитесь новостями с жителями города
Если Вы стали свидетелем аварии, пожара, необычного погодного явления, провала дороги или прорыва теплотрассы, сообщите об этом в ленте народных новостей. Загружайте фотографии через специальную форму.
Рекламный баннер 200x200px sidebar-right
Рекламный баннер 200x200px sidebar-right