Рекламный баннер 990x90px header-top
84.91
96.89
Рекламный баннер 728x90px center-top

Мәхәббәт

Мәхәббәт
Җир яшәрмәс, гөл ачылмас - төшми яңгыр тамчысы;
Кайдан алсын шигъре шагыйрь, булмаса илһамчысы.
Бер гүзәлдән кайсы шагыйрь, әйтеңез, рухланмаган?
Байроның, Лермонтовыңмы, Пушкиныңмы - кайсысы?
Файдасыз бер ит кисәгеннән гыйбарәттер йөрәк,
Парә-парә кисмәсә гыйшык-мәхәббәт кайчысы.
Тешләренең гәүһәреннән кабызып алдым менә
Мин бу шигъре, - әйтсәңез лә, энҗедән ким кай төше?
Бу татар шагыйрьләрен мөмкиндер артка калдыру,
Алга сөрсен гашыйкый анчак мәхәббәт камчысы.
Һич хуҗалыкны кабул итмәм бөтен дөньяга мин,
Булмага мөмкин икән гыйшык, мәхәббәт ялчысы.
Әмма ләззәтле дә соң яшьрен газап, яшьрен яну! -
Бар микән, белмим, моның миннән бүтән аңлаучысы?
Барча әхраре мәхәббәт миннән уңда, зан итәм, -
Кайда Фәрһад берлә Мәҗнүн! - мин аларның таңчысы!
В рамках проекта " Читаем Тукая вместе" , посвященный к 140 летию поэта. Кутемелинская сельская библиотека продолжает чтение стихов поэта. Сегодня читали стихотворение"Мәхәббәт"
#Сармановскиймуниципальныйрайон
#Сармановскаяцентрализованнаябиблиотека
#Кутемелинскаясельскаябиблиотека
#140летТукаю
#ТукайныБергәләпУкыйбыз
#ЧитаемТукаяВместе
11
Рекламный баннер 728x90px center-bottom
Поделитесь новостями с жителями города
Если Вы стали свидетелем аварии, пожара, необычного погодного явления, провала дороги или прорыва теплотрассы, сообщите об этом в ленте народных новостей. Загружайте фотографии через специальную форму.
Рекламный баннер 200x200px sidebar-right
Рекламный баннер 200x200px sidebar-right