Рекламный баннер 990x90px header-top
84.34
95.87
Рекламный баннер 728x90px center-top

5 сентябрь Казан шәһәренең В.И.

5 сентябрь Казан шәһәренең В.И.Ленин исемендәге мәдәният сараенда
хатын-кыз һәм гаилә матурлыгы 21 нче "Нечкәбил" республика конкурсының ярымфиналы узды.
Быелгы фестивальнең төп девизы «Гаилә һәм Ватан бердәм!». Ул Россиядә Халыклар бердәмлеге елы һәм Татарстанда Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елына багышланды.
Фестивальдә берсеннән-берсе чибәр һәм талантлы, ныклы гаилә корып, аның җылысын саклап яши белгән булдыклы ханымнар катнашты.
Республиканың 18 районыннан һәм шәһәреннән килгән 26 гаилә үз тарихларын мәртәбәле жюрига тәкъдим итте.
Әлеге конкурста Сарман районы данын безнең хезмәттәшебез Миләүшә Камил кызы һәм аның тормыш иптәше Хәмзә Фирдәвес улы Ганеевлар яклады.
Ганеевлар- күпбалалы, үрнәк гаилә. Аларда гаилә традицияләрен буыннан буынга тапшырып киләләр. Бергәләп Зәйнәп әбиләре өйрәткән рецепт буенча каен тузыннан файдалы сагыз ясыйлар, тәмле өчпочмаклар пешерәләр, кул эшләре белән шөгелләнәләр.
Кызлары Мәрьям белән Мәдинә әниләре янында бөтерелсә, уллары Шамил әтисе янында кайнаша.

Миләүшә ханым -иҗади шәхес. Аның кул эшләрен- милли алкалар, хәситәләр, калфаклар, изүләрне илебезнең төрле төбәкләрендә яшәүче ханымнар яратып куллана.

Ганеевлар гаиләсе фестивальдә “Бирнә сандыгы” дип аталган фольклор тамашасын күрсәтеп, «Безнең гаилә традициясе» номинациясендә лауреат булдылар.
Моннан тыш, «Әти турында сүз» (“Слово об отце”), «Гаилә кухнясының үзенчәлеге»("Изюминка семейной кухни") конкурсларында да җиңү яуладылар.

Ганеевлар гаиләсен зур җиңүләре белән чын күңелдән котлыйбыз! Киләчәктә дә гаилә җылысын саклап, балаларының куанычын күреп, бәхетле гомер итүләрен телибез.
8
Рекламный баннер 728x90px center-bottom
Поделитесь новостями с жителями города
Если Вы стали свидетелем аварии, пожара, необычного погодного явления, провала дороги или прорыва теплотрассы, сообщите об этом в ленте народных новостей. Загружайте фотографии через специальную форму.
Рекламный баннер 200x200px sidebar-right
Рекламный баннер 200x200px sidebar-right