Рекламный баннер 990x90px header-top
84.34
95.87
Рекламный баннер 728x90px center-top

Әзһәр Габиди (Әзһәр Сәмигулла улы Габидуллин) — күренекле татар шагыре, укытучы һәм Бөек Ватан сугышы ветераны.

Әзһәр Габиди (Әзһәр Сәмигулла улы Габидуллин) — күренекле татар шагыре, укытучы һәм Бөек Ватан сугышы ветераны. Әзһәр Габиди 1926 елның 25 сентябрендә Татарстанның Сарман районы Чукмарлы авылында туа. Утыз ел буена урта мәктәптә татар теле һәм әдәбияты укыта.
Шагыйрьнең иҗатының зур өлеше яшь буынга багышланган. Балалар шагыйре буларак танылса да, ул олылар өчен дә тирән лирик, заман сулышы белән сугарылган эчкерсез шигырьләр язган. Әзһәр Габиди егермедән артык китап авторы.

Хәниф Гыйздулла улы Хәйруллин 1931 елның 12 сентябрендә Татарстан АССРның Сарман районы Сарман авылында туган. 1950 елда туган авылындагы урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, бер ел шул ук районның Азалак авылында мәктәптә укыта.
Аннары утыз елга якын район газеталарында хатлар бүлеге мөдире, редактор һәм җаваплы секретарь вазифаларын башкара.
Хәниф Хәйруллин әдәбиятка журналистикадан килгән язучы. X. Хәйруллин алтмышынчы еллар дәвамында документаль повесть характерындагы «Бакыр базының серләре», «Алмаз ихтыяр», «Канлы еллар, авыр еллар», «Хуҗида үскән батыр» кебек очеркларын һәм балалар өчен «Тылсымлы таяк табышы» исемле маҗаралы повестен иҗат итә. Шулай да X. Хәйруллинны язучы итеп таныткан әсәр — «Канатлар талмасын» повесте. Әсәрнең вакыйгалар үзәгендә - Сарман районы "1 Май" колхозы тормышы, әсәр геройларының прототиплары - Азалак авылы кешеләре.
Китапханәдә оештырылган " Якташлар иҗаты аша- милли горурлыкка" исемле китап күргәзмәсе Әзһәр Габиди һәм Хәниф Хәйруллин иҗатына багышланды. Китапханәче укучыларны аларның иҗат һәм тормыш юлы белән таныштырды, китапларына күзәтү ясады.
#Сармановскиймуниципальныйрайон
#Сармановскаяцентрализованнаябиблиотека
#АзалаковскаяСельскаябиблиотека
3
Рекламный баннер 728x90px center-bottom
Поделитесь новостями с жителями города
Если Вы стали свидетелем аварии, пожара, необычного погодного явления, провала дороги или прорыва теплотрассы, сообщите об этом в ленте народных новостей. Загружайте фотографии через специальную форму.
Рекламный баннер 200x200px sidebar-right
Рекламный баннер 200x200px sidebar-right