Рекламный баннер 990x90px header-top
84.9
94.97
Рекламный баннер 728x90px center-top

Өлкәннәр декадасы кысаларында безнең оешмада бик җылы һәм истәлекле вакыйга булып узды.

Өлкәннәр декадасы кысаларында безнең оешмада бик җылы һәм истәлекле вакыйга булып узды. Без кадерле өлкәннәребезне бер табын артына җыйдык. Очрашуыбызның исеме дә бик мәгънәле һәм йөрәккә үтеп керә торган иде: «Эх, кайтасы иде бер яшьлеккә...»

Хуш исле чәй, тәмле сыйлар һәм иң мөһиме — эчкерсез аралашу һәркемгә онытылмаслык минутлар бүләк итте. Кунакларыбыз яшьлек елларын искә алдылар: беренче хезмәт еллары, ялкынлы мәхәббәт тарихлары, авыл тормышы һәм яшьлек чактагы шатлыклы вакыйгалар турында сөйләделәр.

Табын артында яраткан халык җырлары яңгырады, күңелле уеннар һәм хатирәләр моңсулыкны таратып, һәркемнең йөзенә нур, күзләренә яшьлек дәрте өстәде. Картлык тукталышына җитсәләр дә, өлкәннәребезнең күңеле һаман да яшь, дәрте ташып тора!
#Өлкәннәрдекадасы#Авылымкешеләре #туганавылым #волонтёрыкультуры #сармановскиймуниципальныйрайон #сармановскаяцентрализованнаябиблиотека #муртыштамакскаясельскаябиблиотека
9
Рекламный баннер 728x90px center-bottom
Поделитесь новостями с жителями города
Если Вы стали свидетелем аварии, пожара, необычного погодного явления, провала дороги или прорыва теплотрассы, сообщите об этом в ленте народных новостей. Загружайте фотографии через специальную форму.
Рекламный баннер 200x200px sidebar-right
Рекламный баннер 200x200px sidebar-right